Россиядә урман корылышы эшләрен планлаштыру яңача алып барылачак

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Россиядә урман корылышы эшләрен планлаштыруның яңа тәртибен раслаган. Хөкүмәт карары Урман кодексына 2021 елда кабул ителгән үзгәрешләр кысаларында эшләнгән.

Хәзер урман корылышы планын әзерләү системасы ике этаптан торачак. Беренче чиратта теге яки бу кишәрлекләрне планга кертү буенча тәкъдимнәр региональ хакимиятләр тарафыннан әзерләнәчәк. Икенче этапта әлеге тәкъдимнәр нигезендә 10 елга исәпләнгән урман корылышы үткәрү буенча бердәм федераль план төзелә.

Документта эшләрне үткәрү вакыты һәм территорияләре язылачак. Моннан тыш, әзерлек вакытында территорияләрдә өстенлекле урман инвестиция проектлары да исәпкә алынырга тиеш.

Урман корылышын үткәрү планы расланганнан соң, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак. Нәтиҗәдә, төбәкләр һәм урманнан файдаланучылар дәүләтнең урман ресурсларын үзләштерү планнарының аңлаешлы картинасын алачак, ә урман корылышы өчен бюджет акчаларын тоту ачыграк һәм нәтиҗәлерәк булачак. Планны ел саен актуальләштерү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International