2022 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 162 берәмлек техника һәм җайланмалар сатып алыначак

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

2022 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты нигезендә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 162 берәмлек техника һәм җайланмалар сатып алыначак. Бу 9 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы, 7 берәмлек янгын сүндерү торган ЛКТ-4П ярымтагылмасы һәм 146 берәмлек Колесов кылычы.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә без ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең техника паркын үз вакытында яңарта алабыз, – ди ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров. –  «Беларус-82.1» тракторлары янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салганда һәм яңартканда, урман культураларына туфрак әзерләгәндә, яклагыч урман үсентеләрен утыртканда кулланылачак. Янгын сүндерә торган ярымтагылмалар урман фонды белән чиктәш җирләрдә янгын чыгу фактлары ачыкланган очракта алыштыргысыз ярдәмче булачак».

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2019-2021 елларда «Экология» илкүләм проекты буенча 164 берәмлек урман культуралары, урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм 649 берәмлек җиһаз сатып алынган.

Белешмә өчен. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимүе белән урманнарны яңадан торгызу балансын 2024 елга 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен 2 максатчан индикатор билгеләнгән: «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте», «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International