ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларын чәчүгә керешкәннәр

2022 елның 8 апреле, җомга

Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыклары чәчүгә керешкәннәр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

«Беренче ротация кысаларында барлыгы 4 миллион данә нарат, чыршы һәм каен орлыгы чәчеләчәк, – дип сөйләде үзәк директоры Азат Зиннәтуллин. – Эшләргә 7 кеше җәлеп ителде, чәчүне 8 көн эчендә төгәлләргә планлаштырабыз».

Аның сүзләренә караганда, чәчкечләр май ахырына кадәр теплицаларда үсәчәк, аннан соң аларны үстерү басуларына күчерү планлаштырыла. Параллель рәвештә орлыкларның икенче ротациясен чәчү эшләре дә барачак.

Исегезгә төшерәбез, стандарт утырту материалы җитештерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел барлыгы 30,9 млн. данәдән дә ким булмаган үсенте җиткерергә кирәк.

ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең җитештерү куәте елына 12 млн. данә стандарт утырту материалы тәшкил итә. 2021 елда биредә 9,2 млн. гадәти нарат, 1 млн. данә Европа чыршысы, 0,7 млн. данә иенке каен, 0,9 млн. данә Себер карагае, 0,2 млн. данә акция үсентесе үстерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International