Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проекты кысаларында ылыслы токым орлыкларын әзерләү эше алып барыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, 2022 ел башыннан бирле барлыгы 448,7 кг орлык җыелган, аларның 378,7 кг – нарат, 65 кг – чыршы һәм карагай – 5 кг.
Орлык әзерләү буенча алдынгылар арасында – республиканың Арча, Мамадыш, Саба һәм Минзәлә урман хуҗалыклары.
«Орлыкларның бер өлеше әле Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә тикшерелә, – дип шәрехләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Орлык җыю «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел барлыгы 11455 килограммнан да ким булмаган дәрәҗәдә орлык әзерләргә кирәк. Төп масса 2022 елның икенче яртыеллыгында җыелачак».
Белешмә өчен. 2021 ел дәвамында Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре тарафыннан 40249 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы (планның 351%) әзерләнгән, шул исәптән 704,5 кг – ылыслы токым һәм 1130 кг – яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре белән.