Татарстанда янгынга каршы минераллаштырылган полосалар сузу һәм булганнарын яңарту эшләре дәвам итә

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын яңарту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 27 нче апреленә 1825 км (планның 76%ы) яңа полоса сузылган һәм гомуми озынлыгы 3837 км (80%) гамәлдә булганнары карап чыгылган. Республиканың Азнакай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Зәй, Кайбыч, Кәләй, Кызыл Йолдыз, Лубян, Минзәлә, Түбән Кама, Идел буе, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары хезмәткәрләре эшләрне төгәлләгән инде.

Исегезгә төшерәбез, быел республикада урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында шулай ук янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү, урманнарга килүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат такталары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру буенча эшләр башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International