Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман питомникларында орлыклар чәчү эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 нчы маена мондый эшләр 7,6 га мәйданда башкарылган. Планлаштырылган эш күләмен республиканың Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Зәй, Лениногорск һәм Мамадыш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре үтәгән. Быел питомникларда барлыгы 21 га мәйданда орлык чәчү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, утырту материалын җитештерү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. «Үсентеләрне үстерү – урман хуҗалыгында иң четерекле һәм авыр процессларның берсе, – ди Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Җәйге чорда питомникларда чәчүлекләрне карау буенча сезонлы эшләр башкарылачак – бу даими су сибү, туфракны йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәш, минераллы ашламалар кертү, авыруларга һәм корткычларга каршы сиптерү. Гомумән алганда, 2022 елда безнең алда утырту материалын үстерү күләмен арттыру бурычы тора».
Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында барлыгы 51 базислы урман питомнигы бар. Урманчылар шулай ук теплицаларда үсентеләр үстерәләр. Мисал өчен, мондый тәҗрибә Арча, Бөгелмә, Ары һәм Идел буе урман хуҗалыкларында таралган.