Кама урманчылыгының Кама буе кишәрлеге территориясендә сынау өчен гадәти нарат культуралары утыртылган. Эшләр «Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре тарафыннан башкарылган. Шулай ук «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы Көнчыгыш Европа урман-сынау станциясенең өлкән фәнни хезмәткәре Федор Ильин да катнашкан.
«Рәтләр буйлап чиратлаштырып урман токымнары үсентеләре (нарат, акация, каен һәм куаклы аморфа) утыртылды. Утыртуның гомуми мәйданы 1 гектар тәшкил итте, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Альберт Шамилов. – Алга таба әлеге кишәрлектә утыртылган агач үсемлекләренең үсешен һәм нәтиҗәлелеген өйрәнү күздә тотыла. Шулай ук утыртмаларның җилгә, карга, энтомокорткычларга һәм фитопатогеннарга каршы торучанлыгына аерым игътибар биреләчәк».