Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның Җиңү көне белән котлавы

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Җиңү көне белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм халкыбызның рухи бердәмлеге, аның какшамас ихтыяры, каһарманлык, батырлык һәм ныклык символына әверелде. Дистәләгән еллар уза, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү, хәрби дан һәм Ватанга тугрылык турындагы хәтер һәрберебезнең йөрәгендә кала. Без бу аяусыз сугыш кырларында батырларча көрәшкән һәм тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган, Җиңүне якынайтып, тырышлык күрсәткән каһарманнарыбыз алдында бурычлы.

Сугыш елларында республикадан фронтка 700 меңгә якын кеше киткән. Татарстан хәрби техника җитештерү буенча иң мөһим төбәкләрнең берсе була, шулай ук монда 100дән артык завод, фабрика һәм фәнни-тикшеренү институтлары эвакуацияләнә. Илнең оборона сәләтен ныгытуга урман тармагы хезмәткәрләре дә зур өлеш кертә, алар фронтка утын һәм эшлекле агач, чаңгы, мылтык көбәкләре, миналар һәм патроннар өчен тартмалар, сапер көрәкләре өчен саплар һәм башка кирәкле продукцияне җиткереп торалар.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, сезнең куйган батырлыкның тарихи колачы һәм әһәмияте вакытка баш ими. Сезнең алда баш иябез һәм сезнең кылган эшләрегез өчен зур рәхмәт белдерәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, озын һәм тыныч гомер телим!

Без һәрчак сезнең белән горурланачакбыз, сезгә – җиңүчеләр буынына тигезләшергә тырышачакбыз!

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

 

ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International