Җиңү көне алдыннан тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны, урман тармагы белгече Муллахмәтов Муллагаян Муллахмәт улы турында сөйлибез.
Муллахмәтов Муллагаян Муллахмәт улы 1926 елның 30 маенда Саба районының Сабабаш авылында туган. Гаиләдә бишенче бала була. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшләрдә эшли. 1945 елның башында Муллагаян Муллахмәтовны армиягә алалар. Башта ул Саратов шәһәрендә, аннары Ростов шәһәрендә һәм Петрозаводскида хезмәт итә, анда әсирлеккә төшкән алманнарны саклый. Бөек Ватан сугышыннан соң Муллагаян Муллахмәтов Пятигорск шәһәрендә хезмәт итә, 1951 ел ахырында гына туган якларына әйләнеп кайта. Кайтуга ук ул Саба урман хуҗалыгына эшкә урнаша, анда ботак кисүче, урман кисүче һәм агач эшкәртү комбинатының цех башлыгы вазыйфасында эшли. Муллагаян Муллахмәтов лаеклы ялга 1981 елда чыга.
Тормыш иптәше Нурания белән 3 матур кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Муллагаян Муллахмәтовның 10 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.
«Җиңү юлы озын һәм авыр булды. Әмма без аңа ышандык һәм булдыра алганның барысын да эшләдек, уртак максатыбыз бар иде», – ди Муллагаян Муллахмәтов.