Чирмешән районы Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр мәктәп питомнигында көмеш пирамидаль тирәк сапларын утыртканнар. Чара «Агачлар – безнең авыл фильтры» экологик проекты кысаларында оештырылган.
«Көмеш пирамидаль тирәк – аллергиклар өчен куркынычсыз, чөнки мамык чыгармый торган матур һәм талымсыз агач. Шулай ук тирәк – чып-чын һава санитары. Җәйге чорда бер агач 45 килограмм углекислый газ һәм 10 килограммга якын тузан тота, – дип сөйләде «Лесовичок» берләшмәсендә катнашучы Әскәр Мостафин. – Киләчәктә проектны тормышка ашыру кысаларында без үсентеләрне карарга һәм аннан соң аларны Чирмешән авылында утыртырга планлаштырабыз».