Бүген Хезмәт сараенда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы президиумының XI утырышы булды. Җыелышның көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең имин хезмәт шартларын булдыру, шулай ук хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү буенча җәмәгать контролен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе булды.
Утырышта Министрлыкның мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Инсаф Ихсанов, «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев һәм «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ кадрлар буенча белгече, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Нәфисә Шәрипова докладлар белән чыгыш ясадылар. Алар үз чыгышларында хезмәтне саклау буенча комитетларның эшчәнлеге, хезмәт шартларын яхшырту буенча гамәлгә ашырылган чаралар, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча профилактик чаралар һ.б. турында сөйләделәр.
Аерым алганда, «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев хәбәр иткәнчә, 2021 елда Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының агач эшкәртү цехында яңа җиһазлар сатып алынган һәм урнаштырылган. «Шуның нәтиҗәсендә эш урыннарында тузанлылык дәрәҗәсе кимеде, – диде ул. – Шулай ук хезмәтне саклау буенча җаваплы затларны укытуга, инструктажлар үткәрүгә, белгечләрне махсус кием һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирәбез».