ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә булды

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Чирмешән муниципаль районында булды. Анда ул Чирмешән урманчылыгының урман фонды территориясендә башкарылган урман культуралары эшләренең сыйфатын бәяләде. Министрны муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Николай Кваков озата йөрде.

Килүгә Равил Кузюров Казан кишәрлегенең 45 нче кварталында урнашкан урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карады. Аңа быел биредә 0,8 га мәйданда орлык чәчү үткәрелгәне турында сөйләделәр. Чыршы, нарат, имән, каен һәм корычагач орлыгы чәчелде, дип хәбәр итте Николай Кваков.

Шуннан соң министр Казан кишәрлегенең 55 нче кварталында булдырылган урман культураларының сыйфатын тикшерде. Алмаз Мотыйгуллин хәбәр иткәнчә, быел Чирмешән урманчылыгы территориясендә 20 га мәйданда – урманнарны торгызу, 20,7 га мәйданда саклагыч урман утыртмаларын утырту эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International