Бүген Зеленодольск муниципаль районындагы В.В.Карпов исемендәге лицейның «Яшел утраучык», Әйшә урта мәктәбенең «Яшел йорт» һәм 4 нче урта мәктәпнең «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Илгиз Зарипов укучыларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының үткәне һәм хәзерге торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Ул шулай ук республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләренә, аерым алганда, халык куллана торган товарлар җитештерүгә, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлегенә җентекләп тукталды.