Равил Кузюров: «Без «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашучыларның барысына да газиз республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтле»

2022 елның 14 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын массакүләм җыештыру оештырылды. Үзәк мәйданчык шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге территориясе булды. Чарага 700 кеше килгән иде.

«Быел акциянең язгы этабы 18 апрельдә старт алды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция башланганнан бирле республиканың урман фондыннан 400 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Шулай ук урман тармагы белгечләре тарафыннан 9 чишмә төзекләндерелде, 160 аншлаг, мәгълүмат такталары һәм урманнарга килүче гражданнарның ял итү урыннары төзекләндерелде».

«Бүген акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында бер үк вакытта 45 мәйданчыкта уза, – дип өстәде министр. – Без барлык катнашучыларга газиз республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтле».

Акциядә катнашучылар көче белән әлеге мәйданчыкта барлыгы 15 куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелган иде. Тулаем Татарстан Республикасы буенча 2,2 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган, 2,8 мең куб.м күләмендә коры-сары һәм аунак агач черү өчен өемнәргә өеп куелган. Акциядә 25 мең кеше катнашты.

Белешмә өчен. «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирәлекне саклау эшендә гражданнар, оешмалар, предприятиеләр һәм дәүләт хакимияте органнарының инициативаларын берләштерү. Аның даими катнашучылары арасында – республиканың төрле оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре белгечләре, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International