«Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре 2022 елгы язгы урман культуралары сезоны кысаларында эшләрне төгәлләгән. «План нигезендә, 46 гектар мәйданда – урманнарны торгызу, 10 гектарда – урманнарны үрчетү һәм 143 гектарда урман культуралары өстәмә утыртылды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов. – Шулай ук Тәтеш кишәрлеге территориясендә урнашкан базислы урман питомнигында орлыклар чәчелде. 0,35 гектар мәйданда нарат, имән һәм каен орлыгы чәчелде».
«Җәйге чорда урманнарны табигый торгызу һәм урман культураларын агротехник карау буенча чаралар үткәрү планлаштырыла. Планлаштырылган эшләр күләме – 94 һәм 460 гектар», – дип өстәде Рәис Хәлитов.