2022 елда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре: Татарстанда 1521 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре үткәрелгән

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урманнарны тернәкләндерү эшләре төгәлләнгән. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар хезмәткәрләре тарафыннан 1521,1 га мәйданда урман культуралары утырту эшләре үткәрелгән, шул исәптән ясалма урман торгызу – 1412,5 га (планның 100%), урманнарны үрчетү – 104,6 га (100%), катнаш урман торгызу – 4 га (100%).

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда республикада төбәк проекты буенча 3619,1 га мәйданда урманнарны яңадан торгызу буенча чаралар башкарылачак. Җәйге һәм көзге чорда 2098 га мәйданда табигый урман торгызу эшләрен башкару планлаштырыла. Шулай ук ел дәвамында 11,4 тоннадан да ким булмаган күләмдә төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнәчәк һәм 30,9 млн. данәдән дә ким булмаган күләмдә стандарт утырту материалы үстереләчәк.

«Калган барлык эшләр дә билгеләнгән агротехник срокларда тиешле таләпләргә туры китереп башкарылачак, – дип шәрехләде Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Орлык материалының төп өлеше агымдагы елның сентябрь һәм октябрь айларында әзерләнәчәк. Төр составы турында сөйләсәк, болар – имән, өрәңге, карагай һәм юкә орлыклары. Шулай ук чәчүлекләрне үстерү күләмен арттыру өстенлекле бурыч булып кала, шуңа күрә питомниклардагы чәчүлекләрне карауга аерым игътибар биреләчәк».

Моннан тыш, 2022 елның язгы урман культуралары сезоны кысаларында урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан 2193 га мәйданда (54%) урман культураларын тулыландыру, базислы урман питомникларында 21 га (100%) орлык чәчү эшләре башкарылган.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International