Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында, агымдагы елның 16 июненә, республикада 549 га мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылган. Исегезгә төшерик, урманнарны яңадан торгызуның әлеге ысулы туфрак өслеген минераллаштыру, табигый үстерү һәм агачларны аударганда шытымнарны саклап калу юлы белән кыйммәтле токым шытымнарының табигый торгызылуы өчен иминлекле шартлар булдырудан гыйбарәт. Быел мондый эшләр барысы 2098 га мәйданда башкарылачак.
Быел, элегрәк төбәк проекты буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан 1521,1 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган иде. Шулардан 1412,5 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 104,6 гектарда урманнар үрчетелгән, 4 гектарда катнаш урман торгызу эшләре алып барыла.
«Төбәк проектының ике максатчан индикаторының берсе – «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Бүгенге көндә аның әһәмияте 76% тәшкил итә. Фаразлап буенча, урманнарны яңадан торгызу буенча планлаштырылган барлык чаралар үтәлешен исәпкә алып, күрсәткеч 140% тәшкил итәчәк. Моның белән беррәттән, республикада стандарт утырту материалын үстерү һәм төп урман хасил итүче токымнарның орлыкларын әзерләү буенча эшләр алып барыла».
Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү.