Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов О.Кошевой исемендәге балаларны савыктыру лагеренда катнашучылар өчен «Клиентларга йөз тотучы дәүләт» темасы буенча «Цифр дәресе»н үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылды.
Дәрес барышында Илгизәр Зарипов балаларга «клиентны үзәккә алу» һәм «клиентка юнәлгәнлек» төшенчәләре, дәүләт идарәсендә, дәүләт хезмәтләрендә, суперсервисларда клиентларны игътибар үзәгенә алып эш итү алымы турында сөйләде.
«Дәүләт тарафыннан гражданнарга хезмәт күрсәтүгә якын килүне үзгәртү турында карар кабул ителде, мөрәҗәгатьләрне эшкәртү һәм карау процедурасына түгел, нәтиҗәгә ирешүгә басым ясалды, – дип билгеләде министрның беренче урынбасары. – Дәүләт хезмәтләре күрсәтелгәндә гражданнарның төп өметләре аларның шәхси проблемаларын хәл иткәндә алар өчен иң уңайлы ысул белән индивидуаль якын килүгә бәйле бит. Клиентны игътибар үзәгенә алу – ул хезмәтләрне күрсәтүгә идеаль процесс буларак түгел, ә гражданинның канәгать калу рәвешендә соңгы нәтиҗәгә ирешү буларак дәүләтнең карашын үзгәртү».