Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү режимын кертүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Режимның үзенчәлекләре, шулай ук урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча Министрлык тарафыннан башкарыла торган эш турында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.
«6 июльдән Татарстан Республикасы территориясендә кызу һава торышы башланды. Урыны-урыны белән һава температурасы + 31 градуска кадәрҗитә, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Урманнарда янгын куркынычы классы артуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 8 июлендәге 655 номерлы карары белән гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне 8 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың Аксубай, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Питрәч муниципаль районнары һәм Казан шәһәре чикләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнде».
«Якын арада көндез һава температурасы 31 градуска кадәр җылынуны исәпкә алып, янгын куркынычының IV классы башка районнарда да билгеләнергә мөмкин, дип фаразлана. Бу очракта карарга төзәтмәләр кабул ителергә һәм башка муниципаль берәмлекләрдә, вәзгыятькә карап, чикләүләр кертелергә мөмкин», – дип өстәде спикер.
Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, карар гамәлдә булган чорда гражданнарның урманнарда булуы, аларда транспорт чаралары белән керү һәм урманнарда билгеле бер төр эшләр башкару чикләнә, гамәлдәге законнар нигезендә урманнардан файдалану буенча эшчәнлек алып баручы затларның гомуми файдаланудагы үтәли юллардан йөрүе генә искәрмә булып тора.
«Карар нигезендә, чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылды һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелды. Урман тармагы белгечләре тарафыннан тәүлек буе кизү тору оештырылды, урман биләмәләрендә патрульлек көчәйтелде, ял көннәрендә урманнарга күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырылды», – диде Илгизәр Зарипов.
Гомумән, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә.
Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы нигезендә, урман янгыннары формированиеләренең саны – 416 кеше, җиһазланышы – 338 төрле техника.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 1794 кеше һәм 588 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе – 1002 кеше һәм 368 берәмлек техника.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгы хәленә космик һәм җир өстендә мониторинг алып барыла, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла, шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли.
Соңыннан Илгизәр Зарипов, «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 28 маендагы 141-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, быел урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык көчәйтелде, дип искәртте. Мәсәлән, мондый хокук бозу гражданнарга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр (элек 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр иде), вазыйфаи затларга – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр (элек – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр иде), юридик затларга 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр (элек 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр) административ штраф салуга китерә.