ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Утырыш эшендә министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. «Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында янгын куркынычы хәлләренә космик, җир өсте һәм авиация  ярдәмендә мониторинг дәвам итә, – дип хәбәр итте ул. – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быел 12 июльгә Татарстан Республикасы территориясендә 320 термик нокта теркәлгән. Гомуми озынлыгы 123 сәгать 40 минут булган 23 авиапатруль үткәрелде».

Министрның беренче урынбасары билгеләп узганча, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.07.2022 ел, №655 карары белән, Татарстанда гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертүне 8 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр Аксубай, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Питрәч муниципаль районнары һәм Казан шәһәре чикләрендәге урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән.

«Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Министрлык әлеге карарга үзгәрешләр кертү һәм республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә дә чикләүләр кертү турында мөрәҗәгать итте», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

Киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман фонды җирләрен патрульләү, тәүлек әйләнәсе кизү тору, ял көннәрендә урманнарга кешеләр күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештыру, чикләү кертү һәм аның гамәлдә булу вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштыруга бәйле йөкләмәләр бирде.

«Урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе – кеше факторы. Халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча системалы агитация эшләре алып бару мөһим, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Безнең уртак бурыч – янгын куркынычы янаган сезонны штат режимында, гадәттән тыш хәлләрдән башка гына уздырып җибәрү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International