Чирмешән урман хуҗалыгы белгечләре дару үләннәре әзерли

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

«Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре дару үләннәре әзерләүгә керешкән. «Хәзерге вакытта сары, зәңгәр мәтрүшкә һәм бөтнек кебек үсемлекләрне җыябыз. Әлегә 50 төрле үлән әзерләнде. Шулай ук юкә чәчәкләре җыю да тулы куәтенә бара», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков.

«Август-сентябрь айларында шомырт һәм гөлҗимеш җимешләрен җыюга керешәчәкбез. Әзерләнгән дару чималы «Урман бүләкләре» кибетендә сатыла. Шулай ук безнең кибеттә каен һәм нарат бөрләре, мунча себеркеләре дә сатып алырга мөмкин», – дип өстәде Николай Кваков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International