ТР Министрлар Кабинетында республика территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар

2022 елның 15 июле, җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды, анда башкарма хакимият органнары һәм оешмалар вәкилләре, республика муниципаль районнарындагы комиссияләрнең рәисләре һәм әгъзалары катнашты.

Утырышта докладлар белән «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев чыгыш ясады.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертүне 8 июльдән башлап 21 календарь көнгә чикләү кертелүе хакында искәртеп узды. Чаралар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.07.2022 ел, № 655 карары (14.07.2022 ел, № 675 үзгәрешләр белән) белән билгеләнгән. «Якын арада көндез һава температурасы 31 градуска кадәр җылынуны исәпкә алып, янгын куркынычының IV классы башка районнарда да билгеләнергә мөмкин, дип фаразлана. Бу очракта карарга төзәтмәләр кабул ителергә һәм башка муниципаль берәмлекләрдә, вәзгыятькә карап, чикләүләр кертелергә мөмкин», – дип хәбәр итте ул.

Карар нигезендә, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тарафыннан чикләү кертелгән, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган. «Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылды, урман биләмәләрендә патрульлек көчәйтелде, ял көннәрендә урманнарга кешеләр күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырылды, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. – Гомумән алганда, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән янгын һәм урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителде».

Министрның беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, урманда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция, III типтагы 5 станция һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында космик, авиация һәм җир өстендә янгын куркынычы хәлләренә мониторинг алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үтәлә, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла, шулай ук тәүлек буе «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ Төбәк диспетчерлык хезмәте эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International