ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2022 елның 5 августы, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча чираттагы штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.

Киңәшмәне ачып, Александр Орнатский ел башыннан Идел буе федераль округында 1,2 мең гектар мәйданда 332 урман янгыны теркәлгән, дип хәбәр итте. Иң күп янгыннар Пермь краенда, Түбән Новгород өлкәсендә һәм Башкортстан Республикасында булган.

«Россия Федерациясе буенча тулаем алганда, узган тәүлектә 130 урман янгынын сүндерделәр, – диде Александр Орнатский. – Янгынга каршы киеренкелек артуга бәйле рәвештә, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларын үтәүне тикшереп торуны көчәйтергә кирәк».

Алга таба утырыш барышында региональ дәүләт хакимияте органнары вәкилләре чыгыш ясады, алар урман янгыннарын кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International