Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 2865 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре үткәрелгән

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Республикада «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында 8 августка Татарстанда 2865,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган. Шул исәптән 1412,5  га мәйданда урман культуралары утыртылган, 104,6 гектарда урманнар үрчетелгән, 4 гектарда катнаш урман торгызу эшләре, 1344 гектарда урманнарны табигый торгызу эшләре гамәлгә ашырылган.

«План нигезендә 754 гектар мәйданда табигый урман торгызу чараларын башкарасы калды, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Урманнарны яңадан торгызуның бу ысулы туфрак өслеген минераллаштыру, табигый рәвештә үсә башлау һәм агачлар ауганда үсентеләрне саклау юлы белән кыйммәтле токымнарның үсеп китүен табигый яңарту өчен шартлар тудыруны күздә тота».

«Эшләрне төгәлләү срогы – бу елның сентябрь аеның беренче декадасы, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Төбәк проекты буенча шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан базислы урман питомникларында чәчүлекләрне карау һәм урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү буенча чаралар үткәрелә. Хәзерге вакытта бар куәткә каен орлыкларын җыялар».

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International