Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре иенке каен орлыкларын әзерләргә керештеләр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.
«Барлыгы 300 килограмм каен орлыгы әзерләү планлаштырыла. Шуннан соң орлыклар Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшерүгә җибәреләчәк, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Җыелган чәчү материалы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урманнарны торгызу һәм яклау буенча бурычларны хәл итү өчен файдаланылачак».
«Урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора, – дип искә төшерде Тимур Галиев. – Быел барлыгы 11455 килограммнан да ким булмаган күләмдә орлык җыярга кирәк. Августның өченче декадасында юкә, корычагач орлыкларын әзерләүгә, сентябрьдә имән чикләвеге җыюга керешәчәкбез».
2022 ел башыннан бирле ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 1168 кг орлык әзерләнгән, шул исәптән нарат – 703 кг, чыршы – 137 кг, карагай – 40 кг, башка токым – 288 кг.