Иннополис белгечләре Татарстан Республикасы урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүматлар базасын төзи

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

2017 елның 29 июлендәге 280-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстанда ел ахырына урман фонды җирләре турында Цифрлы мәгълүматлар базасын төзергә һәм бердәм дәүләт урман реестры мәгълүматларын Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләр белән туры китерергә планлаштыралар.

Татарстан Республикасында төбәкнең урман фонды җирләре турында мәгълүматлар базасын булдыру буенча уникаль проект гамәлгә ашырыла, ул төбәкнең урман комплексы алдында торган берьюлы берничә актуаль мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Проектның инициаторы һәм заказчысы – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, башкаручы – «РВК» АҖ белән берлектә оештырылган Иннополис университетының  бүлендек предприятиесе – ИнноГеоТех.

Хәзерге вакытта республиканың 6 урманчылыгы – Лубян, Зеленодольск, Саба, Ары, Баулы һәм Лаеш урманчылыклары буенча эшләрнең беренче этабы башкарылган. Моның өчен ИнноГеоТех белгечләре тарафыннан картографик бурычлар, шул исәптән Рослесхоз боерыгы белән расланган урманчылык чикләренә бүлгәләнгән челтәрне китерү, Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын анализлау эшләре башкарылган. Шулай ук урман фонды җирләре турындагы мәгълүматлар белән 570 материал сканер аша уздырылган. Шуның аркасында хәзер машина укый торган вектор рәвешендә 170 мең гектардан артык җир турында мәгълүматлар бар. Ел ахырына кадәр шундый ук эшләр төбәкнең башка 25 урманчылыгы буенча дв башкарылачак.

Цифрлы мәгълүматлар базасы Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры һәм дәүләт урман реестры мәгълүматларына туры килмәү проблемасын хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен Рослесхоз тарафыннан расланган урманчылыкларның чикләре Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләр, ягъни башка категориядәге җирләр (мәсәлән, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр яки торак пунктлар) белән чагыштырыла. Алга таба урман кишәрлекләренең башка категория җирләре белән кисешү урыннары реестры анализлана, анда һәр урман кишәрлегенең, фактик хәлгә карап, үз статусы бар.

Моннан тыш, цифр мәгълүмат базасы төбәкнең урманнан файдалануны көйләү чарасы булып тора. Моның өчен, сканер аша уздырылган картматериллар нигезендә аренда кишәрлекләренең цифрлы катламы төзелә – бу вакытын билгеләп яки чикләмичә, шулай ук түләүсез нигездә арендаторларга файдалануга тапшырылган урман фонды кишәрлекләре. Цифрлы белешмәләр базасы проектлана торган Урман белән идарә итүнең төбәк системасын (РСУЛ) булдыру өчен нигез булып тора, ул урман фондының идарә итү һәм контрольлек процессларын тулысынча цифрлы форматка күчерергә тиеш.

«ИнноГеоТех» ҖЧҖ компаниясе 2017 елда Иннополис университеты тарафыннан «РВК» АҖ белән берлектә, илкүләм технологик инициативаның «Аэронет» юл картасы планы кысаларында «Татарстан Республикасының цифрлы моделе» проектын эшләү һәм сынау өчен эшләтеп җибәрү өчен оештырылган. Авыл хуҗалыгы тармагыннан тыш, компания урман фондын һәм күчемсез мөлкәт объектларын күзәтү өчен чишелешләр булдыру, шәһәрләрнең һәм башка урыннарның цифрлы игезәкләрен булдыру белән дә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International