ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Заманча архив» архив эше мәсьәләләре буенча семинар узды

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта «Заманча архив» архив эше мәсьәләләре буенча семинар узды. Видеоконференция режимында узган семинарда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, республикадагы урманчылыкларның җитәкчеләре, урман хуҗалыклары директорлары һ.б. катнашты.

Чараны ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров ачты.

Докладлар белән Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру һәм документларны комплектлау буенча директор урынбасары – «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Гүзәл Илдарханова-Балчыклы һәм Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлегенең баш архивчысы Камилла Гордеева чыгыш ясады.

Белгечләр архив эшен оештыру нигезләре, документларның сакланышын тәэмин итү таләпләре, эшләр номенклатурасын төзү һәм документларның кыйммәтенә экспертиза үткәрү турында сөйләделәр. Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасында эшләү һәм шәхси состав буенча даими саклау эшләренең тасвирламаларын төзүгә аерым игътибар бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2006 елдан «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ комплектлау чыганагы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International