Равил Кузюров матбугат конференциясендә 2022 елда «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруның башлангыч нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар турында сөйләде

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 2022 елда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруның башлангыч нәтиҗәләренә һәм 2023 елга планнарга багышланган матбугат конференциясе булып узды. Бу хакта, шулай ук урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган башка эшләр турында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Министр хәбәр иткәнчә, 2022 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 111,5 млн.сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әлеге чаралар урманнарны торгызу эшләренә (89,5 млн.сум), урман янгыннарын сүндерү техникасын, урман культурасы техникасын һәм җиһазлары сатып алуга (22 млн.сум) юнәлдерелгән.

«Төбәк проекты буенча агымдагы елда Татарстанда 3619 гектарда урманнарны торгызу эшләре үткәрелде. «Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман үсентеләре мәйданына нисбәте» дигән беренче максатчан индикатор күрсәткече 140% тәшкил итте, план 57%ка арттырып үтәлде», – диде Равил Кузюров.

Аның сүзләренә караганда, быел республикада 1570 га мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә эрозиягә каршы саклап тора торган урман утыртмаларын утырту буенча эшләр башкарылган, Азнакай муниципаль районы чикләрендә күмер кертү программасы буенча – 600 га мәйданда, урман культураларын агротехник карау буенча – 13530 га мәйданда, урман культураларын эстәп утырту – 5153 га мәйданда, 2023 елда урман культуралары өчен туфрак әзерләү – 1413 га мәйданда, базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре 21 га мәйданда гамәлгә ашырылган.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә»,  «Һәлак булган урман утыртмалары мәйданы, га» тора.

«Ел дәвамында ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре 11460 килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгын әзерләделәр һәм 33 950 мең үсенте үстерделәр, – дип билгеләп үтте министр. – Орлыкларның бер өлеше Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә тикшерелә. Утырту материалына килгәндә, ул урманны торгызу эшләре, табигатьне саклау акцияләре үткәрү һәм киләсе елда саклаучы урман үсентеләрен утырту өчен җитәрлек булып тора».

Равил Кузюров «Урманнарны саклау» төбәк проектының икенче максатчан индикаторы – «Еллар буенча урман янгыннарыннан килгән зыян», дип өстәде. 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны 25 апрельдә ачылды һәм 15 октябрьдә ябылды, озынлыгы 174 көн дәвам итте. Янгын чыгу куркынычы янаган чорда системалы космик, авиация һәм җир өсте мониторингы үткәрелде, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре, шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы үткәрелде.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, бөтен чорда 505 термик нокта теркәлгән, урман фондына чиктәш территорияләрдә гомуми мәйданы 15,5 га булган урында 351 янып китү очрагы булган.

«2022 елда урман янгыннары булмады, урман фондына зыян килмәде», – дип ассызыклады министр.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында быел 13 берәмлек техника һәм 243 берәмлек җиһаз сатып алынган. Сатып алынган техника арасында – 7 берәмлек ЛКТ-4П тагылма модуле, 6 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы, 16 берәмлек янгынга каршы җиһазлар (РП18 Профи ут сүндергечләре) һәм 227 берәмлек урман хуҗалыгы җиһазлары (4 берәмлек ПКЛ-70 сабаны, 4 берәмлек КЛБ-1.7 культиваторлары, 1 берәмлек дисклы  БДЛ-2.5 тырмасы, 218 берәмлек Колесов кылычы).

Министр сүзләренә караганда, 2023 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 96,2 млн.сум акча бүлеп биреләчәк. Акчалар урманнарны торгызу мәйданын арттыруга – 94,1 млн.сум, орлык запасын формалаштыруга – 844 мең сум, махсус учреждениеләрне урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин итүгә – 1,3 млн.сум юнәлдереләчәк.

«Киләсе елда урманнарны торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылачак кишәрлекләр сайлап алынды. Барлыгы 3615 гектарда урманнарны торгызу һәм урман үрчетү планлаштырыла, –диде Равил Кузюров. – Шулай ук урманнарда киләсе янгын куркынычы сезонына әзерлек башланды: урманчылыклар территориясендә урман янгыннарын сүндерү планнары эшләнә, алар нигезендә 2023 елга гомуми җыелма план төзеләчәк».

Матбугат конференциясе ахырында министр журналистларның сорауларына җавап бирде, аерым алганда, яңа ел чыршыларын сату, тоту өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, финанслау һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International