Минзәлә шәһәренең 3нче мәктәбендә «Урман – безнең байлык» дигән тематик чара узган

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Минзәлә шәһәренең 3нче мәктәбендә «Урман – безнең байлык» дигән тематик чара узган. Анда «Минзәлә урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Марсель Хәннанов катнашкан.

Марсель Хәннанов укучыларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа буйсына торган оешмаларның эшчәнлеге, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән.

«Урман – табигатьнең кыйммәтле бүләге, ул үзенә сакчыл мөнәсәбәт таләп итә, – дип ассызыклаган ул. – Урманнар елгаларны, чишмәләрне, сулыкларны тулы сулы итеп саклыйлар, һаваны тузаннан һәм сөремнән чистарталар, җиләк, гөмбә, дару үләннәре һәм башка матди байлыклар чыганагы булып торалар».

Моннан тыш, чара кысаларында урман ресурсларын саклау һәм арттыру мөһимлегенә багышланган концерт та оештырылган. Номерлар белән «Экологик патруль» берләшмәсендә тәрбияләнүче балалар чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International