2022 ел башыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә 13,3 мең гариза алынды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

2022 ел башыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә 13,3 мең гариза алынды. Шуларның 9,2 меңе дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталлары аша бирелгән.

«Күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38% артты, – дип сөйләде Министрлыкның аренда мөнәсәбәтләре бүлегенең әйдәп баручы консультанты Наталья Хәйретдинова. – Мондый нәтиҗә урман тармагын актив цифрлаштыру белән бәйле. Хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан электрон рәвештә 13 дәүләт хезмәте күрсәтелә».

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлегендә – аукцион нәтиҗәләре буенча, сатулар уздырмыйча урман кишәрлеген арендага бирү, урман кишәрлеген түләүсез нигездә, даими (вакытын чикләмичә) файдалануга бирү, урманнарны үзләштерү проектына экспертиза, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, урман патологиясен тикшерү актларын раслау, урманнардан файдалану турында декларацияләр һәм хисаплар кабул итү, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү, дәүләт милкендә булган җирләрдән яки җир кишәрлегеннән файдалануга рөхсәт бирү, җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитут, гавами сервитут билгеләмичә, дәүләт милкендәге җирләрне яисә җир кишәрлекләрен файдалануга рөхсәт бирү, урманнарны торгызу проектларын һәм урман үрчетү проектларын килештерү.

Хезмәт күрсәтү өчен гаризаны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы  (https://www.gosuslugi.ru) һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы (https://uslugi.tatarstan.ru) аша бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International