Татарстанда «Чыршы» («Ель») операциясе дәвам итә

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Чыршы» («Ель»)  операциясе дәвам итә. Чара кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисү фактларын булдырмау максатларында урман кишәрлекләрен көчәйтелгән рәвештә патрульләштерү оештырылды.

«Чыршы» («Ель»)  операциясе башланганнан бирле Лениногорск, Кәләй һәм Тәтеш урманчылыклары территорияләрендә урман утыртмаларын законсыз кисүнең 3 һәм  ылыслы ботакны законсыз җыюның 1 очрагы ачыкланды. Зыян 11,4 мең сум тәшкил итте, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Операция 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк».

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.

5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 ст. буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International