Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

2022 елның 31 декабре, шимбә

Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм Татарстан Республикасы урман комплексы ветераннары!

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән тәбрик итәм!

Узып баручы ел җиңел бирелмәде, әмма һәр авырлыкны бергәләшеп җиңеп, ышанычлы рәвештә алга бара алуыбызны исбатлады.

Татарстан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең тапшырылган вәкаләтләрен үтәү буенча төбәк-лидер статусын саклый. 2022 елда республикада «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының барлык максатчан индикаторларына да ирешелде – 3619 гектарда урманнарны торгызу эшләре башкарылды, 14,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыгы әзерләнде һәм 33,9 миллион данә стандарт утырту материалы үстерелде.

Җәйге эсселеккә карамастан, урманнарда янгын куркынычы сезоны гадәттән тыш хәлләрсез узды. Бу урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урман тармагы белгечләренең, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең һәм муниципаль районнарда башкарма хакимият органнарының бердәм хезмәттәшлеге ярдәмендә мөмкин булды.

Шулай ук 2022 елның истәлекле вакыйгалары арасында – урман тармагын санлы трансформацияләү процессларын дәвам иттерү. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проектының икенче этабы төгәлләнде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә урман фонды җирләре турында мәгълүматлар базасын булдыру, пилотсыз очу аппаратлары сатып алу һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрне югары тизлекле интернетка тоташтыру буенча эшләр алып барылды. Цифрлы мәгълүматлар базасы дәүләт урман реестры һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларының бер-берсенә туры килмәү проблемасын хәл итүе өстенә, урман фондына контрольлек итү һәм алар белән идарә итүнең барлык процессларын санлы форматка күчереп, төбәкләрдә урманнар белән идарә итү системасын булдыру өчен дә нигез булачак.

Киләсе елда безнең алда урман комплексын яңарту, республика урманчылыкларының һәм урман хуҗалыкларының матди-техник базасын яңарту, производствога инновацияләр һәм фәнни казанышлар кертү, тармак белгечләренең хезмәт шартларын яхшырту бурычлары тора.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Мин сезнең һәрберегезгә нәтиҗәле хезмәтегез һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Тармакка ныклы нигез салган тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлаган барлык эшләрегездә уңышлар телим! 2023 ел яңа ачышлар һәм онытылмаслык җиңүләр белән тулы булсын!

 

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International