Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан белән Киров өлкәсе арасында чикләрне билгеләү мәсьәләләре каралды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе арасында чикләрне билгеләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Фикер алышуда ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Киров өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе арасында Кукмара һәм Иске Пинигәр торак пунктлары янында чикләр билгеләү мәсьәләләре каралды.

Киләсе фикер алышу агымдагы елның 25-26 гыйнварына билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International