Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Алексеевск һәм Чирмешән муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Анда ул 2022 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында киңәшмәләр үткәрде.
Утырыш «Биләр урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Биләр урман хуҗалыгы» ТР ДБУ коллективлары катнашында Алексеевск шәһәр тибындагы администрация бинасында узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гайсин катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Рамил Нуруллин чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларны узган елда башкарылган урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү эшләренең нәтиҗәләре һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар белән таныштырды.
«Урманнарда янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек кысаларында Биләр урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урман фондын җирдән патрульләү маршрутлары расланды, урманга якын участокларны коры үлән үсемлекләреннән, урып-җыю калдыкларыннан, аунак агачлардан, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан чистарту кирәклеге турында 35 мәгълүмат хаты җибәрелде, – диде Рамил Нуруллин. – Урман культурасы кампаниясенә дә без әзер – 660 мең данә стандарт утырту материалы бар. Ул «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» акцияләре өчен дә җитәрлек булып тора. Яз көне чәчүгә нарат, чыршы, каен, спирея һәм миләш орлыклары әзерләнде».
Шулай ук докладлар белән урман хуҗалыгы директоры Александр Рузанов һәм баш бухгалтер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Светлана Никифорова чыгыш ясады.
Чирмешән районына килгәч, министр урынбасары Рәис Гомәров «Чирмешән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең административ бинасын, «Чирмешән урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең җитештерү участогын, «Лесовичок» мәктәп урманчылыгы питомнигын һәм «Урман нигъмәтләре» кибетен карады. Аңа «Лесовичок» питомнигы 2020 елда ачылды, дип сөйләделәр. «Балалар рәхәтләнеп килеп, үз көчләре белән чыршы, имән һәм башка культура үсентеләрен үстерәләр, – дип билгеләп үтте җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин. – Кибеттә халык куллана торган товарлар, дару үләннәре, бал, җиләк-җимеш, чикләвекләр сатыла. Продукциягә халык арасында ихтыяҗ бар.
Ведомство карамагындагы учреждениеләр коллективлары катнашында киңәшмә Чирмешән авылы администрациясе бинасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты.
Докладлар белән җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин һәм Казан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы вазыйфаларын башкаручы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Хәлил Шәрәпов чыгыш ясады.
Алмаз Мотыйгуллин чарада катнашучыларга 2022 елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар һ.б. турында хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын башкаруга керештек. Янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдыру планы 70% ка үтәлде, – дип хәбәр итте ул. – Урманнарга килүче гражданнар өчен мәгълүмат щитларын һәм ял итү урыннарын ремонтлау эшләре төгәлләнде».
Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә янгын куркынычы вәзгыятен мониторинглау, урман янгыннарына каршы пропаганда алып бару һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде. «Статистика мәгълүматларына караганда, урманда барлыкка килгән 10 янгынның 9ы кеше аркасында килеп чыга. Шуңа күрә халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча системалы агитация-аңлату эшен алып бару бик мөһим», – дип ассызыклады ул.