Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 5 маеннан Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләренең бер өлешендә урман корткычлары чыганагын бетерү чаралары үткәрелә башлаячак. Эшләр ТР Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары чикләрендә башкарылачак.
Урманнарны эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән башкарылачак.
Республиканың урман тармагы белгечләре тарафыннан эшкәртү урыннарыннан 300 метр ераклыкта кисәтү билгеләре куелачак. Шулай ук урман корткычлары чыганакларын бетерү буенча чаралар уздырылган урыннарда гражданнарның урманнарга баруын һәм урманга транспорт чаралары белән керүне чикләү дә гамәлдә булачак. Чикләүләр гамәлдә булган чорда гражданнарның урманда йөрүе, хайваннар көтү, дару үләннәре җыю тыела, умарталыклар урнаштыру тыела.