Бүген «Подрост – 2023» Бөтенроссия урман конкурсының финал этабы узды. Чара видеоконференция режимында узды, анда Россия Федерациясенең 49 субъектыннан 110 кеше катнашты.
Үз эшләрен яшь татарстанлылар да тәкъдим итте. Нәргизә Зыязиева – «Популяцияләр динамикасы һәм урман экосистемасында кырмыскаларның роле» проекты, Марат Липин «Орлыкларның үсү стимуляторларын бәяләү һәм гади карагай чәчүлекләренең үсеше» проекты турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, юниорларның «Подрост» Бөтенроссия урман конкурсы ел саен өч этапта үткәрелә – төбәк, читтән торып федераль һәм турыдан-туры федераль турлар.
Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк: «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Урман хайваннары экологиясе», «Проектлы табигатьне саклау эшчәнлеге», «Һөнәри белем бирү оешмалары һәм урман хуҗалыгы профилендәге югары белем бирү оешмалары укучыларының иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше», шулай ук «Мәктәп урманчылыклары – программа-методик эшчәнлекне тәэмин итү», анда педагоглар катнаша.
«Подрост-2023» Бөтенроссия урман конкурсының нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.