Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында урман фонды территориясендә янгыннарны профилактикалау эше көчәйтелде. Шулай итеп, 2023 елда бу максатлар өчен урманнарга килүче гражданнарның 225 ял урыны төзекләндерелгән.
«Урманнарда гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү урман янгыннарын профилактикалауның мөһим юнәлешләренең берсе булып тора, – ди Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Мондый мәйданчыклар булдыру рәсми булмаган ял итү урыннары барлыкка килү ихтималын һәм янгын чыгу мөмкинлекләрен киметергә ярдәм итә».
Шулай ук профилактика кысаларында янгынга каршы тематикага баннерлар, аншлаглар һәм мәгълүмат щитлары урнаштыру, листовкалар һәм буклетлар тарату эше дә активлаштырылды.
Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.