«Ары урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре ликвидлы булмаган агачларны җыю эшен төгәлләде. «Әлеге чараларның максаты – урман фондының санитар торышын яхшырту, урман корткычларының барлыкка килүен кисәтү һәм урман янгыннары килеп чыгу куркынычын киметү, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов. – Быел ликвидлы булмаган агачны җыю 10,6 гектар мәйданда башкарылды».
«Хәзерге вакытта санитар-савыктыру чаралары үткәрелә. Дәүләт йөкләмәсе буенча, мондый эшләр 31,6 гектар мәйданда планлаштырылган», – дип өстәде ул.
Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү аркасында зарарланган, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.