Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны ябылды

2024 елның 25 октябре, җомга

2024 елның 25 октябреннән Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә ябылды. Төбәктә урман фондын җир өслеге буйлап патрульләү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатларында янгын куркынычы янаган шартларны космик мониторинглау дәвам итәчәк.

Ел башыннан бирле, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 356 термик нокта, урман фондына чиктәш территорияләрдә 4,27 га мәйданда 239 янып китү очрагы теркәлгән.

Янгын куркынычы сезоны дәвамында халык арасында системалы рәвештә агитация-аңлату эшләре алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында барлыгы 2400 мәгълүмат хаты җибәрелгән һәм 6 кисәтү белдерелгән. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 45 мең сумлык 3 карар да чыгарылган.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында  II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге»ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. II төргә караган станцияләр – 229 төрле техника, III төргә караган станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International