ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» операциясенә әзерлек эшләре төгәлләнә

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомствоара «Чыршы»  оператив-профилактик чарасын уздыруга әзерлек эшләре төгәлләнә.

Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров сөйләгәнчә, «Чыршы» операциясе 2024 елның 16-31 декабрендә узачак.

«Чыршы» операциясе яңа ел алдыннан ылыслы яшь агачларны законсыз кисүне булдырмауга юнәлдерелгән, – дип хәбәр итте ул. – Аның кысаларында дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләреннән мобиль патруль төркемнәре төзелде, урманнарны патрульләү маршрутлары расланды».

Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International