Бүген Лаеш шәһәренең хакимият бинасында «2024 елда «Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында» дигән темага киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков, «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Кыямов, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән җитәкче-урманчы Валерий Изибеков чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 гыйнварына Лаеш урманчылыгы урман фондының гомуми мәйданы 33,4 мең га тәшкил итә. Урманчылык Лаеш (57%), Питрәч (39%) һәм Балык Бистәсе (4%) муниципаль районнарын үз эченә ала.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында узган ел Лаеш урманчылыгы территориясендә 20 гектарда урманнарны торгызу, 103,9 гектарда урман культураларын агротехник карау, 2025 ел культуралары өчен 12 гектарда туфрак әзерләү эшләре башкарылган. Шулай ук 335 кг имән һәм нарат орлыгы да әзерләнгән.
«Янгын чыгу куркынычы янаган сезон дәвамында үлән һәм чүп-чар януның 15 очрагы теркәлгән. Контроль һәм үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә соңгы 10 елда 1 урман янгынына да юл куелмады, – диде Валерий Изибеков. – Хәзерге вакытта 2025 елның янгын куркынычы чорына әзерлек бара».
Шулай ук башкарылган эшләр турында урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Кыямов һәм Лаеш урманчылыгының кишәрлек урманчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Рәсил Газизуллин хәбәр иттеләр.
Район башлыгы Илдус Зарипов урманнарны саклау буенча уртак эшнең мөһимлеген ассызыклады.
«Урман фонды җирләре даими контроль таләп итә. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен территорияләрне вакытында эшкәртергә һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк», – дип билгеләде ул.
Министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләренә тырыш хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.
«Территориянең масштабына карамастан, эш 100% дәрәҗәсендә башкарылган. Язга әзерлекне көчәйтергә кирәк: куркынычларны киметү өчен урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар үткәрергә кирәк», – диде Равил Кузюров.
Утырыш ахырында тармакның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.