Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында язгы ташуга әзерлек турында доклад белән чыгыш ясады. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.
Үзенең чыгышында Илгизәр Зарипов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2025 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлеге турында сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, янгын куркынычы чорына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы эшләнгән, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән күпсанлы очрашулар үткәрелгән.
«Шулай ук урман фондын авиапатрульләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә контракт төзелде. Хезмәтләрне башкаручы – «Авиатор» авиация уку үзәге, – диде Илгизәр Зарипов. – Быел барлыгы 265 очыш сәгате каралган».
«Икенче кварталда Татарстан Республикасында урман янгыннарын кисәтү максатларында урманнарны янгынга каршы кору буенча комплекслы чаралар үткәреләчәк, – дип өстәде министрның беренче урынбасары. – Бу – янгынга каршы минераллаштырылган полосалар кору, янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү эшләре».