Равил Кузюров ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта 2025 елда урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек турында сөйләде

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Баш идарә башлыгы урынбасары – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин катнашында брифинг булды. Анда Равил Кузюров «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында планлаштырылган эшләр, урман янгыннарын кисәтү чаралары һәм «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта урман культуралары кампаниясенә әзерлек кысаларында урман тармагы белгечләре тирәк сабаклары әзерлиләр, орлыкларын стратификацияләүгә салалар һәм «карны каралту» – кар катламы эрүне тизләтү һәм туфракта суны саклау максатларында питомниклардагы чәчү бүлекләре кишәрлекләренә көл сибү буенча эшләр башкаралар, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Урман культуралары сезоны якынча апрельнең беренче декадасында ачылачак».

Аның сүзләренә караганда, быел республикада «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча 2550 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак.

«Шулай ук Татарстанда 1919 гектар мәйданда башка категориядәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары утыртылачак, 250 гектар мәйданда «компенсацион» урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылачак, – дигән мәгълүмат бирде министр. – Шулай итеп, быел урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча планлаштырылган эшләрнең гомуми мәйданы 4719 гектар тәшкил итә».

«Безнең эшнең тагын бер мөһим юнәлеше – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Урманнарда янгын куркынычы сезоны киеренке булыр дип көтелә. Моның сәбәбе – 2024-2025 елларның җылы кышы, аз күләмдә кар, бу туфракның дымлылыгы җитәрлек булмавына китергән. Болар барысы да урман янгыннары өчен җитди алшартлар тудыра, һәм без теләсә нинди чакыруга әзер булырга тиеш, – дип өстәде Равил Кузюров. – Беренчел фаразлар буенча, урманнарда янгын куркынычы сезоны март ахырында ачылырга мөмкин».

Гомумән, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычы торышына космик һәм җир өсте мониторингы алып барыла. «Урман-янгын үзәге» ДБУнең төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли. Шулай ук якын арада урман тармагы белгечләре урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча да чаралар комплексын үтәүгә керешәчәк.

Ахырда министр табигатьне саклау акцияләренә тукталды. «14 апрельдә республиканың «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе башлана, – диде Равил Кузюров. – Гадәттәгечә, ул 2 этапта узачак: 14 апрельдән 14 июньгә кадәр һәм 8 сентябрьдән 8 ноябрьгә кадәр. Планлаштырылган эшләр – республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре».

19 апрельдә Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе оештырыла. Хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында кишәрлекләр һәм утырту материалларын сайлау эшләре алып барыла. Мәйданчыклар урман фонды территориясендә дә, республиканың торак пунктларында да оештырылачак. Бүгенге көнгә барлыгы 150дән артык кишәрлек сайлап алынган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә һәм торак пунктларында да узачак. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утыртылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International