Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Арча һәм Биектау районнарында эш сәфәрендә булды. Максат – ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 2024 елдагы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары буенча киңәшмәләр үткәрү.
Арча районында утырыш Арча шәһәрендәге хакимият бинасында узды. Докладлар белән «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин, «Арча урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры урынбасары Ильяр Васильев һәм баш икътисадчы, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Надия Җиһаншина чыгыш ясады.
Катнашучылар «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм 2025 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Ары урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Ары урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшләренә Зур Әтнә авылындагы хакимият бинасында йомгак ясалды. Ирешелгән нәтиҗәләр турында җитәкче-урманчы Алмаз Хәлиуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов сөйләде.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Илгизәр Зарипов белгечләргә янгын куркынычы янаган вәзгыятьне мониторинглау һәм халык арасында аңлату эшләре алып бару буенча берничә йөкләмә бирде.