«Әлки урманчылыгы» ТР ДКУ Чуаш Кичүе кишәрлеге урманчылыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Зәйнуллин «Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Росток» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән берлектә урман фонды территориясендә сыерчык оялары элү буенча акция үткәрделәр.
Әлеге инициатива кошларга оя кору өчен уңайлы шартлар тудыруга, аларның популяциясен саклап калуга юнәлдерелгән иде.
Илдар Зәйнуллин сөйләвенчә, мондый акцияләр үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруга ярдәм итә һәм кешеләр белән табигать арасындагы элемтәне ныгыта. «Безнең тырышлыгыбыз кошларга ярдәм итәр, шулай ук яшьләрне киләчәк экологик инициативаларга рухландырыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте ул.