Рослесхозда 2025 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләрен карадылар

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында киңәшмә узды, анда 2025 елның янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.

Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә урман комплексының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Төп доклад белән Рослесхозның урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы Евгений Писаревский чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү, урман янгыннары станцияләрен тикшерү, янгынга каршы чараларны үткәрү һәм хисап тапшыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International