«Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводына агач ташу турында

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

“Алабуга” махсус экономик зонасында министр Наил Мәһдиев урманчылык җитәкчеләре һәм тармак оешмалары директорлары белән эшлекле очрашу үткәрде. Көн тәртибендә – “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводына өзлексез агач ташуны оештыру иде.

Киңәшмәдә киләсе 2014 елда республика урманчылыкларында агач әзерләү һәм аны ташу мәсьәләләре каралды. Хәзерге вакытта яфраклы йомшак агач вахта алымы белән ике сменада, харвестерлар һәм форвадерлар ярдәмендә әзерләнә. Урманчылыклардан “Алабуга” махсус экономик зонасындагы заводка ул Урман транспорты компаниясе сортиментовозлары белән ташыла. Ташу эшләре башланганнан соң узган ай ярымда завод мәйданнарына 9 мең кубометр чамасы агач китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International