Балык Бистәсе районында урман хуҗалыгында пилотсыз авиация системаларын куллану мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе узды

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Балык Бистәсе муниципаль районында урман хуҗалыгында пилотсыз авиация системаларын куллану мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Эдуард Леонтьев, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Семинар-киңәшмәнең программасы Арыш кишәрлеге урманчылыгының 15 кварталында урнашкан пилотсыз очу аппаратлары күргәзмәсен һәм «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ТР ДБУ базислы урман питомнигын караудан башланды. Әлеге питомникның мәйданы 14,8 гектар тәшкил итә. Җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев төп урман барлыкка китерүче һәм декоратив токымнарны үстерү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Аннары катнашучыларга урман фондының торышын мониторинглау, янып китү очракларын һәм урман янгыннарын ачыклау, урманнарда законсыз кисүләрне кисәтү һәм ачыклау, орлык чәчү, чәчүлекләргә сиптерү һ.б. бурычларын үтәгәндә пилотсыз системаларны куллану мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Презентацияләр белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге, «Навык Лаб» мәктәп укучыларының иртә һөнәри юнәлеш бирү компаниясе хезмәткәрләре һәм шәхси эшкуар Р.А.Гришин чыгыш ясады. Чара барышында «DJI Mavic 2 Enterprise Dual», «Геоскан 801», «Геоскан Gemini» һәм «DJI Agras T50» пилотсыз очу аппаратлары эшен күрсәттеләр.

Алга таба Күки авылы мәдәният йорты базасында пленар утырыш узды.

Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.

Илгизәр Зарипов быел урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Аерым алганда, ул бүгенге көндә Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау буенча 5 мең гектар мәйданда эшләр башкарылуы хакында хәбәр итте. «Бу чараларны 15 сентябрьгә кадәр төгәлләргә һәм актларны Министрлыкка тапшырырга кирәк», – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.

Урманнарны яклау максатларында 1,8 мең га мәйданда урман патологиясе тикшеренүләре һәм 285 га мәйданда санитария-савыктыру чаралары башкарылган.

Рәис Гомәров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2025 елның 7 аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә тукталды.

Түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча лидерлар арасында республиканың Әгерҗе, Ары, Шәһәр яны, Чирмешән, Мамадыш һәм Кайбыч урман хуҗалыклары хезмәткәрләре бар, диде ул. «Биләр, Минзәлә, Лубян һәм Буа урман хуҗалыклары белгечләренә бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Докладларны тыңлаганнан соң, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Эдуард Леонтьев игътибарны «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты күрсәткечләренә ирешү кирәклегенә юнәлтте. «2030 елга «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» индикаторы 112% тәшкил итәргә тиеш, – дип искәртте ул. – Тагын бер мөһим мәсьәлә – Ландшафт (табигый) янгыннарын профилактикалау һәм бетерү».

Йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын яхшыртырга һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча дәүләт йөкләмәсендә каралган барлык эшләрне билгеләнгән срокларда төгәлләргә кушты. «Моннан тыш, янгын куркынычы булган вәзгыятьне системалы мониторинглауны дәвам итәргә һәм янгын чыгу турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итәргә кирәк, – дип өстәде Равил Кузюров. – Көзге чорда да урман янгыннары куркынычы зур».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International