Казанда урман торгызу һәм урман үрчетү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 8 августы, җомга

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында урман торгызу һәм урман үрчетү буенча Бөтенроссия киңәшмәсе узды. Аны РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Евгений Марков үткәрде. Утырыш эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников, «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ башлыгы Виталий Акбердин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, урман комплексының төбәкләрдәге идарә органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин кереш сүзендә Бөтенроссия киңәшмәсен уздыру урыны итеп Татарстан Республикасын сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Республикада урман хуҗалыгы мәсьәләләренә беренчел әһәмият бирелә, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин. – Урман экосистемаларының продуктивлыгын һәм тотрыклылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Безнең урманнар – климатны, чиста суны һәм уңдырышлы туфракны саклауны, үсемлекләр һәм хайваннар өчен тереклек итү урыннарын бик куәтле көйләүче. Бу безнең экологик иминлегебезнең нигезе һәм киләчәк буыннарның имин булу гарантиясе. Бу әһәмиятле икътисадый ресурс. Урман хуҗалыгы өлкәсендә регионның барлык структураларының җайга салынган гамәлләре, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатларында да, үсеш стратегиясен эшләүдә дә илебезнең күрше субъектлары белән тыгыз элемтәдә тору мөһим».

Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Евгений Марков билгеләп үткәнчә, 2025 елның I яртыеллыгында урманнарны яңадан торгызу эшләренә йомгак ясауга багышланган киңәшмә урман хуҗалыгын алып баруның нәтиҗәлелеге буенча алдынгы регион территориясендә үткәрелә.

«Урманнарны торгызу чаралары «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына кертелде. Исегезгә төшерәм, 2030 елга дәүләт тарафыннан түбәндәге максат билгеләнгән: урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте 112% тәшкил итәргә тиеш. Урманнарның сакланышы башкарылган урман торгызуның сыйфатына, шулай ук урман утыртмаларын комплекслы карап торуга бәйле», - дип ассызыклады Евгений Марков.

Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үзенең докладында урман торгызу эшенең мөһим юнәлешләре арасында шәһәрләр һәм сәнәгать үзәкләре тирәсендәге урманнарны торгызуны аерып күрсәтте. 2025 елда тиешле эшләр 108,3 мең га мәйданда планлаштырылган.

«Без төбәкләрнең бюджет проектлауларында планлаштырылган эшләр күләменә анализ ясадык, һәм гомумән кайбер субъектларда – беренче чиратта, Идел буенда, Үзәк Россиядә, Ерак Көнчыгышта федпроект буенча каралганга караганда азрак эш күләмнәре планлаштырылуын күрәбез. Шул ук вакытта барлык планлаштырылган эшләр финанслар белән тәэмин ителгән. Шуңа күрә төбәкләр бюджет проектларына кертә торган саннар бирелгән акчаларга туры килергә тиеш», – дип билгеләде Иван Советников.

Моннан тыш, урман культураларын ясалма торгызу (1,35 млн.га), агротехник (776 мең га) һәм урманчылык (89 мең га) буенча эшләрне башкарырга кирәк.

«2025 елның беренче яртыеллыгында урман торгызу эшләре 300 мең гектар мәйданда башкарылды. Бу ярты еллык планның 148% һәм еллык планның 22%. Еллык күрсәткечнең түбән үтәлеше төп эш күләмен көзен үткәрү белән бәйле. Шул ук вакытта төбәкләргә эшләрне урман культуралары сезоны ахырына калдырырга кирәкми. Агротехник тәрбияләр – 42%, урманчылык буенча тәрбия эшләре 40% үтәлгән. Билгеләп үтәм, тәрбияләү буенча чаралар җәй көне үткәрелә, әмма кайбер төбәкләр, мәсәлән, Калининград һәм Якутия, әлегә эшләрне башкаруга керешмәделәр. Федераль округларның урман хуҗалыгы департаментларына төбәкләр белән бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Шулай ук төбәкләрдәге министрлардан урман торгызу эшен шәхси контрольгә алуларын сорыйм. Динамиканы без сентябрьдә узачак Бөтенроссия киңәшмәсендә күзәтәчәкбез», - дип йомгаклады Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында урман торгызу буенча башкарыла торган эшләр турындагы доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады.

Аерым алганда, министр хәбәр иткәнчә, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында 2019-2024 елларда Татарстан Республикасында 21 мең гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган.

«2025 елдан төбәк проекты «Экологик иминлек» илкүләм проекты составына керә, – диде Равил Кузюров. – Быел аны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 111,8 миллион сум акча бүлеп бирелде. Урман торгызу эшләрен башкару, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын урман урнашкан җирләргә күчерү, шулай ук урман янгыннарын булдырмау чараларын гамәлгә ашыру бурычлары куелды».

Агымдагы елның 8 августына урман торгызу эшләре 1515 га мәйданда башкарылган. «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» индикаторының әһәмияте 79% тәшкил итә.

 

ТР Рәисе һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International