Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Александр Хлопонин «Россия урманнарында янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләре турында» селектор киңәшмәсе үткәрде

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Видеоконференциядә РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, статс-секретарь – Россия гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владимир Артамонов, Росгидромет җитәкчесе Александр Фролов, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, РФ субъектларының урман бәйләнешләре өлкәсендәге башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачканда Александр Хлопонин: Россиядә авыл хуҗалыгы җирләрендә каудан яндыру закон белән тыелырга тиеш, дип белдерде. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына ярашлы йөкләмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International